RSS


Ашкынулы заманда яшибез. Яраткан сәхифәгә кереп эзләнү өчен вакыт табып булмый. Бу очракта сезгә ярдәмгә RSS килә ала.
 
Нәрсә ул RSS? 
RSS – ул Really Simple Syndication кыскартмасы. Бу технология мәгълүматны уңайлы итеп үз санагыңа даими алып торырга мөмкинлек бирә. Махсус програмны көйләп куйсаң, Azatlıq.org сәхифәсендә яңа мәгълүмат пәйда булмады микән дип аны вакыт-вакыт тикшереп торасы булмаячак. Яңа мәгълүмат сәхифәдә чыгу белән шундук сезнең санакка да киләчәк.
 
RSS куллану өчен нәрсә кирәк?
Башлап, RSS агымын укый ала торган махсус програм кирәк. Ул я мөстәкыйль програм, я Mozilla Firefox, Microsoft Internet Explorer, Opera кебек гизгечләрнең (browser) бер өлеше була ала. 
 
Мөстәкыйль програмнар
Андый програмнарны Google кебек эзләү хезмәтләрендә җиңел табып була. Кайберләре бушка таратыла. Шундый програмны санакка урнаштырганнан соң, берәр кызыксындырган  агымын табып, аңа языласы гына кала.
 
Гизү системнары
Mozilla Firefox, Microsoft Internet Explorer 7, Operaкебек гизү системнарында RSS агымнары белән идарә итү мөмкинлеге бар. Мисал өчен, Operaбелән эш иткәндә  тамгасына төртү җитә. Систем сезгә “ Azatliq.org хәбәрләренә язылыргамы?” дигән сорау бирәчәк. “Әйе” дип җавап биргән очракта, RSS агымы системга тоташтырылачак һәм Азатлык хәбәрләре сезгә даими килеп торачак.