киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


Татар-башкорт авыллары


View Милләт харитасы in a larger map

аудио Яңа Дума авылы: кичәгесе, бүгенгесе

Татарстанның Аксубай районы Яңа Дума авылы тирән һәм гыйбрәтле тарихка ия.
дәвам

аудио Үләнкүл авылында “Татар җыры” бәйгесе узды

Омски өлкәсенең Үләнкүл авылында “Туган ягым моңнары” дип исемләнгән “Татар җыры” бәйгесе булып узды.
дәвам

Кызылсу авылы милли рухны саклый

Сембер өлкәсенең Иске Майна районында Татар Урайкины исемле авыл бар. Җирле халык аны Кызылсу дип йөртә. Авыл элек Кече Кандал дигән милли районга кергән, аннары татар авылларын бүлеп, аны Иске Майна районына керткәннәр. Авылда район өчен бердәнбер татар мәктәбе эшләп килә.
дәвам

Актау авылына – 220 ел

Оренбур өлкәсенең Сорочински районында бердәнбер татар авылы бар. Ул – Актау авылы. Сентябрь аенда авыл үзенең 220 еллыгын бәйрәм итте.
дәвам

фотогалерея Казакъстан белән чиктәш Озёрки авылы

Казакъстан чигендәге Иләк районының Озёрки исемле бердәнбер татар авылында меңгә якын милләттәшебез гомер итә. Шуларның 200 тирәсе – балалар.
дәвам

Әхмәди авылы: милләт тарихы нәселләрдә саклана

Удмуртиянең күп кенә төбәкләрендә татарлар тупланып гомер итә. Республиканың төньягында, удмуртлар күбрәк урнашкан районнарында да, татар авыллары бар. Шундый авылларның берсе Балезино районына кергән Әхмәди авылы.
дәвам

Ерак Көнчыгышта да Алабуга бар

Хабаровски төбәгендә Алабуга дигән авыл бар. Күптән түгел аның 100 еллыгын билгеләп үттеләр. Монда яшәүчеләр кайчандыр Ерак Шәрыкка Идел, Чулман, Нократ буйларыннан күчеп килгәннәр. Бәйрәмдә Ерак Көнчыгыштагы татар конгрессы җитәкчесе Рөстәм Абдуллин да катнашты.
дәвам

фотогалерея Илчебага авылы бәйрәм итә

Омски өлкәсе Усть-Ишем районының Илчебага авылында бәйрәм узды. Ул авылның 610 еллыгына багышланган.
дәвам

фотогалерея Сафаҗайда өмет бар

Авылның рәсми исеме -- Красная Горка. Күрше урыс халкы аларны Сабачий Овраг дип тә атый. Сафаҗайлар авылларын барыбер үзләренчә -- Сафаҗай, диләр.
дәвам

Бистән 360 еллык юбилеена әзерләнә

Пенза өлкәсенең Кузнецки районы Бистән авылы 31 июльдә 360 еллыгын билгели. Бәйрәмгә авылдашлар һәм еракта гомер итүче якташлар кайта. Шулай ук юбилейга рәсми кунаклар, билгеле дин һәм җәмәгать эшлеклеләре чакырылган.
дәвам

фотогалерея Семочки, Пашат – татар һәлакәте

Авыл халкы кимеп барганда, парадокс рәвешендә авылда йортлар үсә. Мәскәү татарларны үзенә тартканда да, авыл барыбер туган йорт, милли йорт булып кала бирә. Җәйләрендә ул бала-чага белән тула. Бу авылның бәрәкәтендә, моннан 91 ел элек шәһит булганнарның хәер-догасы ята.
дәвам

Шентала – “Иң гүзәл җир” дигәнне аңлата

Самар төбәгендә бер-бер артлы китап бастыру гадәти хәлгә әйләнеп бара. Тарихы чуен юлы белән бәйләнгән Шентала станциясе күпмилләтле торак пункт. Биредә татарлар эзле. Ә татар – ул инде турыдан-туры исламга тоташа.
дәвам

Юлыктагы җан рәхәте мизгелләр

Башкортстанның күпчелек халкын башкортлар тәшкил иткән Баймак районында ике генә бөртек татар авылы бар. Берсе киң билгеле – Юлык авылы, икенчесе - Өметбай авылы. Баймакка барган татар журналистының юлы Юлыкка төшми калмыйдыр. “Азатлык” хәбәрчесе дә бу районга барганда Юлыкны күрү, аның кешеләре белән сөйләшү максатын куйды.
дәвам

Омски өлкәсе Олы Уыш авылына 360 ел

Русиянең башка төбәкләрендә кебек Омски өлкәсендә дә шаулап-гөрләп Сабантуйлары бара. Узган ял көннәрендә Омски өлкәсенең Тара һәм Тевриз районнарында да Сабантуйлар узды. Тара районының Олы Уыш авылында Сабан туен да, авылның 360 еллык юбилеен да берьюлы бәйрәм иттеләр.
дәвам

Чуашстан: Ишан хәзрәте авылында бәйрәм узды

Бүгенге тарихчылар ишанлыкны бик югары бәяли. Урыс империясе татарларга каршы рухи һәм физик көрәш алып барганда, ишанлык системасы милләтне бер йодрык булып туплап торган дип аңлаталар. Галимҗан Баруди, Шиһап Мәрҗани әлеге системада торган икәнлеген яшермиләр.
дәвам

фотогалерея Дүсәнчә сабан туе

Соңгы елларда сабантуйлар ешрак район үзәкләрендә, зур шәһәрләрдә үтә. Стадион трибуналарына җыелган кунаклар футбол кырында шаулаган концертларны һәм спорт ярышларын күзәтсә дә, үзләре бәйгедә, җыр-уенда катнаша алмый.
дәвам

аудио Гали авылында беренче Бөтенрусия Сабан туе үтте

Русия киңлекләренә таралган зур татар авылларының Бөтенрусия Сабан туе Самар өлкәсенең Гали авылында узды. Зур татар авылы дигән төшенчә халкы ике меңнән ким булмаган авылны күз алдында тота.
дәвам

Гали авылы да үз тарихын язды

Самар өлкәсендәге татар авыллары бер-бер артлы үз тарихларын китапка кертә башлады. Шушы көннәрдә Гали авылы тарихы турында да китап дөнья күрде.
дәвам

фотогалерея Чуашстанда “Өч сәхабә” мәчете төзелеп бетте

Төркиянең Харпут шәһәрендә Болгардагы Кече манара, Кара Пулат кебек биналарның ике тамчы су шикелле бер-берсенә охшаган биналар бар. Ләкин алардагы бу биналар бездәгегә караганда ике йөз ел соңрак төзелгән.
дәвам

аудио Чернобыль истә, "Маяк" фаҗигасен искә алучы юк

Матбугат чараларында Чернобыль фаҗигасен искә алып, күп язылды һәм сөйләнде. Әмма 1957 елда Чиләбе өлкәсенең Коншак районындагы аннан да олуграк фаҗигане искә алучы күренми, ишетелми әле.
дәвам

аудио Актанышта "башкорт эзләре"

Башкорт галимнәренең Татарстанның көнчыгышында татарлашкан башкортлар яшәве турындагы фаразы бәхәсләр уята. “Татарстанда күпме башкорт яши?” дигән мәкаләдә Әнвәр Әсфәндияровның “Минзәлә башкортлары авыллары” дигән китабындагы кайбер бәхәсле фикерләре турында язган идек.Бу юлы XVII-XVIII гасырлардагы Минзәлә өязе түгел, хәзерге Актаныш районында яшәүчеләрнең милли үзаңы белән кызыксындык.
дәвам

аудио Бардаларга бардым әле

Татар милләте бар, аның тарихы, теле, язмышы бар. Шул ук вакытта аның географиясе дә бар. Хәритәдә татарлар яши торган урыннарны билгеләп чыксак, ул шактый чуарланып кала. Һәм без татар халкы бөтен дөньяга сибелгән, дибез.
дәвам

аудио Татарстанда күпме башкорт яши?

Җанисәп якынлашкан саен, Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнарында яшәүче халыкны башкорт булып язылырга өндәүләр системалы төс ала. Бу эшкә матбугат чаралары җигелә, аларга азыкны галимнәрнең соңгы елларда чыккан хезмәтләре бирә.
дәвам

Британ шаһзадәсе Чарлз татар авылында кунакта

Бер атналык сәфәр белән Үзәк Европа илләренә килгән британ шаһзадәсе Чарлз сишәмбедә Польшадагы татар авылына килеп, андагы мәчеттә булды һәм соңрак татар ашларын тәмләп карады. Кунак иткән як аны татар авылына Польшаның күпмилләтлелеген, диннәр татулыгын күрсәтү өчен чакырган.
дәвам

Шыгырдан өстендә алты ай калыкты

Чуашстанның Шыгырдан авылында урнашкан Болгар Җәмигъ мәчетенә бу көннәрдә ай куелды.
дәвам

Шыгырдан Болгарны торгыза

Шыгырдан халкы өчен мәчет төзү үзмаксат түгел. Авыл зур, ә биш вакыт намазга йөрергә җиңелрәк булсын өчен, анда мәчет төзиләр.
дәвам

Татарстан Шыгырданы мәчетле булды

Бу көннәрдә Татарстан Шыгырданында зур вакыйга булды - 37 көн эчендә төзелгән мәчет ачылды. Аны ачу тантанасында Чуашстан һәм Татарстан мөфтиләре дә катнашты.
дәвам

Шыгырдан ике урта мәктәпле булды

Чувашстанның Шыгырдан авылы иң зур татар авылларыннан санала. Чуаш газитләрендә аны җирле Париж дип тә, мегополис дип тә атыйлар.
дәвам

Эре татар авыллары берләшә башлый

Русиядәге зур татар авыллары берләшмәсен корылып, җитәкчесе булып Кәзим Дебердиев сайланыр дип көтелә. Тик татар авылларында тормыш авыр, ди.
дәвам

аудио Böğrüdelik awılına 100 yıl

Bögredälik awılı Törkiyäneñ Konya belän Ankara wilayätläre arasında Cihanbäyle rayonına 40 çaqrım yıraqlıqta urnaşqan. Anadolunıñ näq üzägendä urnaşqan bu Tatar awılında 1642 keşe yäşi dip terkälgän.
дәвам

Urta Äläzän - çın tatar utrawı

Äle küptän tügel Qazanda Rusiädäge iñ zur tatar awılı - Penza ölkäsendä urnaşqan Urta Äläzän turındağı kitapnı täqdim ittelär. Bu kiçägä Rusiäneñ törle töbäklärendä yäşäwçe millättäşlärebez, ğalimnär, tel häm din belgeçläre kilde. Tatar kitap näşriätendä dönya kürgän älege basma 10 meñ danä belän çıqtı häm ul awıl tormışına bağışlanğan.
дәвам
Хөрмәтле Азатлык укучылары!
Белүегезчә, татар, башкорт ул бер Татарстан йә Башкортстанда гына яшәми. Татар-башкорт дөньясы хәтта Идел-Урал белән генә дә чикләнми, ул бар Евразиягә җәелгән.

Нинди соң ул татар-башкорт дөньясы? Аның бар киңлеген ничек күз алдына китереп була? Шуңа ярдәм итү өчен Азатлык радиосы Милләт Харитасын ясарга булды.

Анда сез Казан, Уфа, Оренбур, Сембер кебек тарихи үзәкләрне генә түгел, ә беренче чиратта милләтнең тамырлары булган татар, башкорт авылларын күрерсез.

Әгәр сездә шундый авыллар, аларның бүгенге яшәеше турында ниндидер хәбәр-мәгълүмат бар икән, безгә язып җибәрегез (azatliq@rferl.org). Шулай сез татар-башкорт дөньясын өйрәнүгә, аның чикләрен киңәйтүгә өлеш кертә аласыз.

Хөрмәтле укучылар!

Исегезгә төшерәбез, сезгә үз хәбәрләрегезне дөньяга җиткерү өчен яңа мөмкинлек булдырдык. Сез үзегезнең төбәгегездә булган йә буласы хәлләр, татар-башкорт тормышына кагылышлы кызыклы вә әһәмиятле вакыйгалар турында хәбәрләрегезне безгә җибәрә аласыз. Без аларны Халык сүзе бүлегенә урнаштырып барырбыз.
 
Хәбәр язу кагыйдәләре форумдагы шикелле (форум кагыйдәләре). Моңа өстәп, хәбәрегез мөмкин кадәр әдәби телгә якын, кызыклы һәм эчтәлекле булсын.

Хәбәрегез бераз редакцияләнергә мөмкин, ләкин аның эчтәлеге өчен тулысынча үзегез җаваплы булачаксыз. Хәбәр ахырында исемегезне һәм элемтәгә керү өчен email адресыгызны, телефон номерын язарга онытмагыз.

Хәбәрегезне турыдан-туры астагы тәрәзәгә яза, яисә azatliq@rferl.org адресына җибәрә аласыз.

Фото, видео, аудио файлларны безнең Мультимедиа җибәрү бите аша җибәреп була.

Көнбатышта “citizen journalism” дигән төшенчә бар. Үзебезчә әйтсәк, “халык журналистикасы” буладыр. Әйдәгез, башлап карыйк.

Азатлыкка хәбәр җибәрү

Күрсәтелгән саннарны языгыз: