киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


дөнья

Рамзан Кадыйров инде президент түгел

03.09.2010

2 сентябрьдән Рамзан Кадыйров Чечня президенты түгел. Республика парламенты аның элекке мөрәҗәгатен хуплады. Кадыйров Татарстан да аның үрнәгенә иярер дип саный.

Парламент утырышында депутатлар төбәк конституциясенә үзгәрешләр кертү карарын кабул итте һәм “президент” атамасын “башлык” (глава) дип үзгәртергә карар кылды.

Шулай итеп, Рамзан Кадыйров хәзер Чечня республикасы башлыгы дип йөртеләчәк.

Президент кына булмасын

Президент атамасын үзгәртү тәкъдиме белән Кадыйров парламентка узган айны мөрәҗәгать иткән иде. Аның фикеренчә, илдә бары бер генә президент булырга тиеш.

“Бердәм дәүләттә бары бер генә президент булырга мөмкин, ә субъектларда алар теләсә ничек аталсын: республика җитәкчесе, хакимият җитәкчесе, губернатор һәм башкалар”, диде ул чакта Кадыйров. Хәтта ул киләчәктә имам дип йөртелергә мөмкин дигән сүзләр дә куерды.

Төньяк Кавказ республикалары президентлары теләктәшлек белдерә

2 сентябрь көнне депутатлар аның бу мөрәҗәгатен бертавыштан хуплады. Әлеге утырышта катнашкан Кадыйров журналистларга аның бу тәкъдименә барлык Төньяк Кавказ төбәкләре президентлары кушылуын әйтте.

“Мин алар белән сөйләштем. Алар барысы да илдә бары бер генә президент булырга тиешлеге белән килешә. Һәм якын көннәрдә бу мәсьәлә белән үз парламентларына мөрәҗәгать итәчәгендә иманым камил”, диде ул.

Кадыйров: Татарстан үсеш алган республика

Кадыйровтан Татарстанның бу мәсьәләдәге үзенчәлекле карашы турында нинди фикердә булуын да сорадылар. Чөнки элегрәк Татарстан президент атамасыннан баш тартырга җыенмавы әйтелгән иде.

Җитәкченең ничек аталуы төбәк халкының, парламентының үз эше. Татарстан конституциясе буенча республика җитәкчесе президент дип атала”, диде элегрәк Татарстан президенты сүзчесе Андрей Кузьмин.

Шулай ук республика юстиция министрының беренче урынбасары Сергей Столяров та: “Президент атамасын алмаштырыр өчен генә республика үз конституциясен үзгәртергә җыенмый”, дип әйтте.

Кадыйров исә Татарстанның Русиядә югары үсешкә ия субъект булуын һәм чыннан да иҗтимагый оешмаларның президент атамасын калдырырга теләвен ассызыклады.

“Ләкин, минемчә, ахыргы карар кабул иткәндә республика җитәкчелеге Татарстан һәм башка республикалар мәнфәгатьләренә һич кенә дә каршы килмәгән гомум дәүләт ихтыяҗларыннан чыгып хәл итәр”, диде ул.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: кысла кайдан: samar
04.09.2010 08:39
Рамзан 21 гасыр сталины. Кремлдә гаҗәеп акыллы башлар утыра. Хәзер алар чеченнарны Рамзан кулы белән юк итәләр. Мәскәү Чечняга зур акчалар агыза, рамзаннан булдыклы юлбашчы ясый. Алмашка батыр йөрәклеләрне юк иттерә. Ходай Тәгалә тарафыннан бу да сынау. Ахыры яман бетәчәк. Рамзан канга батты һәм аны Путин коткарыр дип уйлый. Нәрсә көтәсең инде КЫРГЫЙ тау малайчигыннан !

кем: Карлыгач кайдан: Мәскәү
03.09.2010 20:41
Аумакай... Сакалы бар - акылы юк шушыдыр инде.

кем: Фидаил кайдан: Татар Иле
03.09.2010 17:57
Рамзан! Рамазан аенда мондый хилафлыклар кылмасан, да ярар иде! Син бит империя тозелешенэ баш инженер булып эшкэ кергэнсен,...
Белэм, бу адымга сине мэж,бур иткэннэр. Эмма барыбер дэ алай кирэкмэс иде. Чонки ата-бабан, халкын, оммэттэшлэрен, канын елга итеп агызган кавемгэ ялагайлану сине бэддогага кумэчэк. Кавказны аерып ала алган очракта да, син башкаларны чон,гылга тортеп тошерергэ тиеш тугел иден,...
Э Татарстаннын, зур бер бэйрэмнэн сон, Алла сакласын, "башлыклы" булып куюы бик ихтимал. Конституция бозып язулар да, тэреле паспорт олэшулэр дэ, ватаныбызга баскынчылар байрагы элулэр дэ, президентны билгелэп куюлар да халык куз ачып йомган арада зур шомалык белэн башкарылды тугелме сон,?..
Э Рэсэй ж,итэкчелэре оятсызлыкнын, аргы ягына чыккан. Демократик илдэ мондый адым булырга тиеш тугел лэбаса. Бу бит каш ясыйм дип куз чыгару. Рэсэй зур исемгэ узе генэ дэгъва итэргэ тели икэн, рэхим итеп уз исемен алыштырсын. Астыртынлык белэн исем азанлатып йормэсен! Э Рамзанга кин,эш шул: ан,а Рэсул Гамзатовны укырга кирэк. Ул миллэтлэр хэм теллэр турында: "Мин,а бер ук зурлыктагы, бер ук ераклыктагы йолдызлар тугел, э хэркайсы узенчэ ж,емелдэгэн йолдызлар матуррак куренэ", - дип язган.

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
03.09.2010 13:05
Чеченар батыр-сугышчан халык булсада аларның дәүләтләре тик барлыка килде 1996-нчы елда гына, кызганыч бигрәк аз вакыт эчендә. Шуңа күрә чечен башлыгы Рамзан Кадыров татарларга үрнәк булалмый, теләсәләр бар республикалар да баш тартсаларда Президент атамасыннан, без татарлар баш тартмаячакбыз. Билгеле, сүзләр күп йөри, имештер билгеләнгән президент булалмый имеш? Ә ник булмасын, аны (президентны) бүген Мәсәү билгели, ә иртәгә ничек булыр? Шиксез без шушы исемне һәм дәрәҗәсен саклап калырга тиешләр.
     
текст зурлыгы - +