киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


шәлкемнәр / дөнья тирәли

Newsweek: дөньяның иң яхшы иле – Финляндия

Финляндия башкаласы Һелсинки күренеше
17.08.2010

Кушма Штатларда чыга торган “Newsweek” журналы “дөньяның иң яхшы илләре” исемлеген бәян итте. Беренче өч урында Финляндия, Швейцария, Швеция. Соңгы өч урында – Камерун, Нигерия, Буркина Фасо. Русия – 51нче урында.

Бу исемлекне төзегәндә белгечләр илләрне биш төрле яклап тикшергән: мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәсе, яшәү шартлары, икътисад торышы һәм сәяси мохит. Һәр тармактагы баллар кушылып, гомум урын чыгарылган.

Мисал өчен, дөньяның иң яхшы иле дип табылган Финляндиянең күрсәткечләре мондый:
Беренче унлык:
1. Финляндия
2. Швейцария
3. Швеция
4. Австралия
5. Люксембург
6. Норвегия
7. Канада
8. Нидерланд
9. Япония
10. Дания

  • мәгариф – 100 балл (халыкның 100%ты укымышлы, уртача уку дәвере 17 ел)
  • сәламәтлек – 90 балл (уртача гомер озынлыгы 72 ел)
  • яшәү шартлары – 91 балл (уртача керем $45,700, керемнәр аермасы 27%, уртача куллану күләме $25,300, эшсезлек 8.5%)
  • икътисади әүземлек – 70 балл (яңа кәсеп ачу өчен 14 көн җитә)
  • сәяси мохит – 92 балл (Freedom House бәяләмәсе – 1.0)

Чагыштыру өчен, Русиянең күрсәткечләре:
Соңгы унлык:
91. Сенегал
92. Йәмән
93. Танзания
94. Эфиопия
95. Мозамбик
96. Уганда
97. Замбия
98. Камерун
99. Нигерия
100. Буркина Фасо

  • мәгариф – 88 балл (халыкның 99.4%-ты укымышлы, уртача уку дәвере 13.6 ел)
  • сәламәтлек – 61 балл (уртача гомер озынлыгы 60 ел)
  • яшәү шартлары – 68 балл (уртача керем $9,370, керемнәр аермасы 37.5%, уртача куллану күләме $5,326, эшсезлек 8.9%)
  • икътисади әүземлек – 50 балл (яңа кәсеп ачу өчен 30 көн кирәк)
  • сәяси мохит – 47 балл (Freedom House бәяләмәсе – 5.5)

Шушы күрсәткечләр белән Русия 100 ил арасында 51нче урында.

Беренче унлыкта тагын Австралия, Люксембург, Норвегия, Канада, Нидерланд, Япония һәм Дания. АКШ 11нче, Германия – 12нче урында.

Тармаклап караганда, Newsweek белгечләре фикеренчә, иң яхшы мәгариф – Финляндиядә , сәламәтлек саклау системы – Япониядә, яшәү шартлары – Норвегиядә. Икътисад әүземлеге ягыннан Сингапур алда бара, иң яхшы сәяси мохит – Швециядә.

Башка илләрнең күрсәткечләрен Newsweek журналының интерактив җәдвәлендә күреп була.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: татар
21.08.2010 16:14
Финланд элек Рәсәй колониясе иде , ә урыслар мыскыл итеп финнарны чухна дип атаганнар . Менә хәзер шул халык , азатлыкка ирешкәч , дөнньяның иң алдынгы илен булдырды . Әфәрин ! Ә без татарлар һаман урыс коллыгында яшәргә мәҗбүр...

кем: Зөлфия Кадыйр кайдан: Казан
18.08.2010 14:42
Финляндияның Саулык Институты биргән статистикага күрә - фин хатыннары ирләргә караганда 6 тапкыр күбрәк алкоголь куллана. Кырылышып эчәләр икән. Соңгы 40 ел эчендә фин хатынныры ирләрне уздырып, 6 тапкыр арттырып хәмер эчергә тотынган икән. Һәр фин елда 10 литр чиста спирт эчә икән, 75 % өйдә бикләнеп, "мәдәничә" эчә. Мондый "бәхетле" илнең киләчәге бар микән? Спиртлашкан геннардан сау-сәләмәт нәселләр туа алыр микән?
җавап

кем: Доктор кайдан: Казан
18.08.2010 18:00
Хурметле Зульфия Кадыйр! Бу саннарны сез кайдан алдыгыз, язмассызмы?
җавап

кем: Зөлфия Кадыйр кайдан: Казан
19.08.2010 12:29
Бу саннарны мин урыс һәбәр сайтыннан алдым www.utro.ru "Женщины в Финляндии перепили мужчин" дигән мәкаләдә. Сайтның уң ягында тора бу һәбәр.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
18.08.2010 17:05
Монда ниндидер нэрсэнен дорес булмавы бар. Ул кэдэр эчкэн миллэт алга бара алмый. Хэйер, АКШ хэм башка иллэрдэ дэ эчу культурага барып кергэн иде заманында. Барлык амрикан киноларында геройлар бер ойгэ барып керулэре белэн: "Виски яки джин?" дип сорыйлар иде. Шунысы кызык, ул эчудэн Америка, урыслар кебек, артка сурэлмэде, э киресенчэ гел алга да, алга йогерде. Хэзер монда эчу азая, рестораннарда эчеп утырган кешелэр бик сирэк. Урамнарда исерекне минем кургэнем эле булмады. Аннан сон шунысы да кызык. Science журналы язмасы буенча, борынгы, инде куптэн игенчелек белэн шогеллэнгэн миллэтлэрнен геналарында аерым аксым барлыкка килгэн икэн. Ул спиртны бик тиз узлэштереп, аны каннан чыгарып жибэрэ. Нигэ шулай? Чонки, алар шул игеннэрдэн эллэ кайчан аракы ясап эчугэ ойрэнгэннэр. Шуна геналарда шул аксымнар да. Э менэ, тонъяк халыклары, иген белэн шогеллэнмэгэн, менэр еллар эчу тэжрибэле булмаганнарда, геннарда андый аксым юк икэн. Димэк, кытай, мэсэлэн, эчэ, эммэ анарда баш авырту чирлэре юк дигэн суз. Э без, бичаралар, интегэбез, чонки безнен бабалар ит ашап кон кургэннэр, эчмэгэннэр.
җавап

кем: исемсез
20.08.2010 03:08
кыскасы, чукча, татар, башкорт геннары бер иш
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
20.08.2010 21:55
Алай зур нэтижэ ясау дорес булмастыр. Алкогольны узлэштерэ торган протеин турында суз барды. Шул протеин булмау, галимлэр фикере буенча, кеше йозен кызарта да икэн. Тарихтан билгеле, Батый ханнын йозе кып-кызыл тосле булган. Курэсен, куп эчкэн, бэхер... Э Кытай императоры Ву-ти 53 ел эчеп, гаремнары нилэре белэн кон куреп, тэхеттэ утырган, бик зэхэрле хэм унган булган.
     
текст зурлыгы - +