киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


дөнья

Хуш, Радий!

06.07.2008

Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов үзенең хакимият башлыгын эшеннән азат итте.

5 июльдә Мортаза Рәхимов Башкортстан президенты хакимияте башлыгы Радий Хәбировны эшеннән алу турындагы фәрманга кул куйды.

Исегезгә төшерәбез – Радий Хәбиров 2003 елда Башкортстан президенты хакимияте башлыгы итеп тәгаенләнгән иде. 2008 елның 22 июнендә, Икенче дөнья сугышы башланган көнне, Радий Хәбировның эшендә мутлыклар барлыгы ачыкланды, дип, Мортаза Рәхимов, этлекләрен тикшерү тәмамланганчы, аны эшеннән читләштерү турында карар чыгарды.

27 июньдә бу карар белән килешмичә, Радий Хәбиров Уфаның Киров районы мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте. Һәм менә инде Рәхимовның җавап адымы – эштән куу турында фәрман. Шулай да бер нәрсә аңлашылып бетми: теләсә кемнең җинаять кылу-кылмавын фәкать мәхкәмә генә билгели ала. Русия Конституциясенең 49 мәддәсе бу тырыда ачык итеп белдерә. Ә әлегә, мәгълүм булуынча, хәтта Хәбировның хилаф дип исәпләнгән гамәлләрен тикшерү дә тәмамланмаган, әлбәттә инде мәхкәмә дә булмаган. Шулай булгач, мәхкәмә аша расланмаган җинаятьләрне санап указ чыгару, мөгаен, Башкортстан конституциясенең иң беренче мәддәсендә үк әйтелгән “Башкортстан республикасы демократик хокукый дәүләт” дигән нормага каршы киләдер.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

текст зурлыгы - +