тапшырулар
җәдвәл
форум
язылу
контакт
LATiN
пәнҗешәмбе, 4 декабрь 2008, Казан вакыты 05:37
албит
яңалыклар
дөнья
татарстан
башкортстан
татар дөньясы
кырым
төркия
шәлкемнәр
подкаст
RSS
тыңлау
яздырылган
бар тапшырулар
ярдәм
валюталар
RUB
/
USD
27.904
RUB
/
EUR
35.477
USD
/
EUR
1.2713
башка телләр
Tatarstan News
Радио Свобода
Азаттық Радиосы
Азаттык Үналгысы
Озодлик Радиосы
RFE/RL Homepage
шәлкемнәр
/
матбугат
Җәмгыять нәрсәгә буялган?
02.10.2008
гөлназ шәйхетдин
Газетаның “Тормыш сулышы” битендә “Җәмгыять нәрсәгә буялган?” дигән мәкалә урын алган. “Кеше хокукы дип истребительләр оча, танклар кузгала. Кеше хокукы дип миллионнар сарыф ителеп, сайлаулар уза. Инде кеше хокукы дип, шәһәр үзәгендә гей-клублар пәйда була башлады. Кеше хокукы дип, көн дә төрледән-төрле законнар кабул ителә.
Ә гап-гади кешегә ул хокук турында хыялланасы гына кала, чөнки тормыш чынбарлыгы киресен исбатлый шул. Дәвалану хокукы өчен Идел озынлыгындай чиратта торасы, уку хокукы өчен миллионнар табасы, хәтта үз фикереңне әйтү хокукы өчен ирегеңне корбан итәсе. Саный китсәң, чигенә җитмәссең. Шушыларны күзаллагач, кешенең җәмгыятьтә тоткан урыны турында аяныялы фикерләр генә башны томалый. Бюрократик аппаратның эшчәнлеген күреп аптырамый хәлең юк”, ди автор Айзат Шәймәрданов.
Моңа мисал итеп ул үз куышын булдыру хокукыннан да мәхрүм калган гаиләне мисал итеп китерә. Азат һәм Рәмзия Мөхәммәтҗановлар президент тарафыннан игълан ителгән “Яшь гаиләләрне тораклы итү” проеты турында ишетеп, фатирлы булу теләге белән чиратка бассалар да, алты елдан гаилә чираттан төшерелеп калдырыла. Сәбәбе исә “тулак торак” статусының “муниципаль торак” итеп үзгәртелгәнгә.
“Җәмгыятебездә яңалыкларны әледән-әле кертеп кенә торалар, ә менә аның илебез гражданины өчен файдагамы, юкмы икәнлеге генә исәпләнми. Инде “тулай торак”ның исемен ничек кенә алыштырма, аның асылы үзгәрми, ул барыбер уңайлыклары булмаган урын булып кала бирә: исем башка булса да, җисем шул ук ләбаса.
Яңалык, шул рәвешле проблемадан җиңел генә котылу өчен кертелә бугай безнең илдә. Һәм камил булмаган законнар кешене гап-гади хокуктан да мәхрүм итә. Бүген бер төрле, иртәгә бөтенләй башкача. Әнә шуңа да киләчәксез, иртәгәсе көнгә ышанычсызлык белән яши русия ватандашлары”, ди автор.
Халыкара укытучылар көне алдыннан “Безнең гәҗит”нең соңгы санында бу бәйрәмгә багышлап күп кенә мәкаләләр урын алган. Хәтта бу уңайдан редакциягә килгән хатлар бер санга гына сыймаган. Шунлыктан укытучылар турында хатирәләрне алга таба да укырга мөмкин булачак.
Газетаның “Ахарзаман галәмәтләре” битендә күчемсез милек, фатирлар алыш-биреше белән шөгыльләнгән һәм бик күп кара эшләр кылып өлгергән “кара риэлторлар”ның мәкерле эшләре турында күләмле мәкалә урын алган.
“Кунак бүлмәсе”ндә исә татар халкының билгеле фотохәрчесе Мидхәт Шакирҗанов белән әңгәмә басылган. Кайчандыр Мидхәт Шакирҗановның фоторәсемнәре аша, газета укучылары чит ил тормышы белән дә таныша алган. 50 меңнән артык фоторәсеме төрле басмаларда дөнья күргән. Әңгәмәдә Мидхәт абыйның һөнәре белән бәйле кызыклы истәлекләр һәм тормыш юлындагы мавыктыргыч, кызыклы фактлар да сүз бара.
Шулай ук гадәттәгечә басма битләрендә “Азатлык радиосы” дулкыннарында яңгыраган язмалар да басылган.
уртаклаш:
уртаклашу турында
текст зурлыгы
язманы бастыр
дустыңа җибәр
авторның башка язмалары
Марат Гәрәев: “Евровидениедә чыгыш ясауның максатын билгеләргә кирәк”
Интернет атасы Түнтәр авылында яши
Яхшылыкны яманлык көтә…
Тукай “Шәһри Казан”га кайтты
Үлегез, тик җиңегез!
башка язмалар
яңалыклар
Башкортстан АКШ, Европа эшкуарларына тәкъдим ителә
Русиядә наркотиктан ел саен 30 мең кеше үлә
Политковская эше турында тыңлаулар дәвам итә
Әфган, Пакыстан президентлары Истанбулда очрашачак
Албания, Хорватия НАТОга апрельдә кушыла
соңгы язмалар
АКШ "очкыч дипломатиясен" башлады
Таҗикстанда ир-атлар җитми
Милли университет хыялда калды
Уйгыр хатынына бала табарга рөхсәт
Хокук яклаучылар җыеннан баш тарта