татарстан

Казаннан татар рухын куып чыгару бара

Тарихи рәсем

02.10.2008

Тукай яшәгән һәм иҗат иткән “Болгар” кунакханәсе бинасын җир белән тигезләделәр.

“Инкыйлабка кадәр үк төзелгән тарихи бина “Болгар” кунакханәсе нигезенә кадәр җимерелде. Казан җәмәгатьчелеге зур шокта”- дип яза “Звезда Поволжья” газетасы. Һәм ни өчен татарлар бу тарихи реликвияне саклау өчен дивар булып басмадылар, дигән сорау да куя.
 
Милләткә каршы җинаять
 
Ул юк инде..
Газета әлеге хәлне Русиядә Пушкин иҗат иткән Михайловскины яки Болдиноны бульдозерлар белән юкка чыгару кебек булыр иде. Моның өчен Русиядә 25 елга төрмәгә утыртырлар иде, ди. Ә көнбатышта мондый хәл өчен хөкүмәт вазифаларыннан китергә мәҗбүр була. “Болгар” номерларын җимерүне “Звезда Поволжья” газетасы татар милләтенә каршы оештырылган җинаять дип бәяли.
 
2 үктәбр көнне төштән соң Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева “Болгар” номерларын җимерүгә мөнәсәбәттә белдерү ясады. 
 
“Татнефть” ярдәме белән торгызыла
 
“Белгечләр әйтүенчә, бина 93%-ка таушалган. Фундаменты да бик куркыныч хәлдә иде. Шуңа күрә, аңа бик җаваплы инвестор
Зилә Вәлиева
сайланды. Чөнки белгечләр бу бинаны торгызып булмый, бары тик булган сызымнар һәм фотолар белән генә яңадан төзергә мөмкин дип әйттеләр. Шуның өчен без аны ышанычлы җәмгыятькә тапшырдык. “Татнефть” ярдәме белән торгызыла бу бина. Тукайның 125 еллыгына, минем уйлавымча, анда мемориал бүлмәсен дә эшләп, шушы шәхесләрне яктырта торган бер үзәк төзербез дип уйлыйбыз. Анысы инвестор белән дә килешенгән”,- диде мәдәният министры.
 
Шагыйрәнә ялган булачак
 
Ә куренекле драматург, Татарстан дәүләт шурасы депутаты Туфан Миңнуллин: “Фасадын яңадан корсаң да ул куян шулпасының шулпасы гына булачак. Алай була алмый ул. Ул ялган, шагыйрәнә ялган булачак. Бүгенге техника заманында, минем башка җирләрдә күргәнем бар, шушы йортның Тукай яшәгән 40-нчы бүлмә булган өлешен яңа бина эченә беркетеп кертеп калдырабыз дигәннәр иде. Казанны татардан чистарту бара. Явыз Иван эшләргә өлгерә алмаганны эшләп бетерү бара. Иң соңгы чик монсы. Тукайга кул күтәрделәр”,- ди.
 
Моңа кадәр ишетелмәгән вәхшилек
 
Бүгенгә кадәр татар матбугаты бу хакта чаң сукмады. Бары тик “Шәһри Казан” газетасы гына чәршәмбе санында фото-факт дип кечкенә генә рәсем басты. “Болгар” кунакханәсен җимерү турында хәбәрләр дүшәмбе көнне үк дөньяга тарала башлаган иде инде. Беренче булып “Вечерняя Казань” язып чыкты. Аннан соң “Эфир” телеканалы сишәмбе кичендә хәрабәләр яныннан репортаж ясады. Пәнҗешәмбедә чыккан “Казанские ведомости” бу хәлгә моңа кадәр беркайчан да ишетелмәгән вәхшилек дип бәя бирде.
 
Нигә кача-поса?
 
Ни өчен соң хөкүмәт әгъзаларының һәм “Татнефть”нең шундый изге планнары булгач, ул сүтеләчәк һәм шундый ук бина торгызылачак дигән сүзләрне җимерә башлаганчы кызгандылар?! Туфан Миңнуллин да мөселманнар өчен изге Ураза бәйрәме алдыннан кача-поса вәхшиләрчә юкка чыгардылар дип рәнҗи. Ә гомүмән алганда, бу “Болгар” кунакханәсен җимерү очраклы бер вакыйга гына түгел икәнлегенә дә басым ясый.
 
Куып чыгару бара
 
Tуфан Миңнуллин
“Бауман урмында язучылар эшләгән, татар мәдәниятенең, татар иҗтимагый фикеренең үзәге булган, нәшрият эшләгән бинаны да төзекләндерәбез дип бушаттылар бит. Анда безне кайтармаячаклар. Бауман үзәгеннән куып чыгардылар, нәшриятны әллә кайда илтеп ыргыттылар. Әкрен-әкрен генә Такташ йортын сүтеп ташладылар. Тукай урамындагы бөтен Тукай белән бәйле татар зыялыларының, татар мәтбугатының үзәкләре белән бәйле бөтен йортларны сүтеп бетерделәр. Менә хәзер радиокомитетны да әкрен генә бушатачаклар дигән сүз йөри. Хәзер Горьки урамыннан куып чыгарачаклар. Казанны татар рухыннан чистарту бара. Куып чыгару бара. Сессиядә әйтеп чыгыш ясадым. Татарсыз Татарстан төзү бара”,- ди Туфан Миңнуллин.
 
Әлеге вәзгыятьне ул үктәбер аенда булачак Татарстан дәүләт шурасының чираттагы утырышында да күтәрергә җыена.
 
Татарныкылар кая?
 
Зилә Вәлиева “Болгар” кунакханәсенә мөнәсәбәттә журналистлар белән очрашкан вакытта тарихи һәйкәл-бинларны саклап калу өчен республика күләмендә “Мирас” дип аталган программа булуына басым ясады. Озакламый Фукс йорты да, Казанның Мәскәү урамындагы биналар да, Чистайдагы Пастернак өе дә һәм башка дини биналар төзекләндереләчәк дип белдерде. Әмма, нигәдер, татар шәхесләренә кагылганнарны телгә алмады.  
 
 
фикерегезне безнең форумда әйтегез!
исем *
кайдан *
адрес
фикер *
фикереңне язганчы форум кагыйдәләре

1-10, җәмгысы 10
кем: Асия кайдан: Казаннан
12.10.2008 07:00

Ынымбурдан Айрат дип язган кеше узен танытудан курка. Чонки Зиля-апа татарча шэп сойли. анын хет башы эшли, курыкмыйча берузе власть сисемннэн эйтэ.Э татар мужиклары гайбэт чэйни. Алкашлар.


кем: Марат Килде кайдан: Казан
08.10.2008 12:30

1938 елда фашистлар, минем Дөнья халыклардан иң хөрмәт иткән бер Якын Көнчыгыш халкына каршы "Бәллүр Төн" ясадылар. Алманиядә әлеге төннән соң ашкеназларның (Эрэц-Ашкеназ - ивриттан "Алмания" дип тәрҗемә ителә)1000 ел эчендә тупланган тарихи мираслары, урыннары, ядкәрләре тулаем диярлек юк ителә. Алар моңа каршы җүнләп дәшмәделәр (ул вакытта алар хәзерге татарлар кебек үк Дөньяда беркемгә дә кирәк булмаган, артык, ирексез, дәүләтсез халык иделәр). Шуннан ары 8 ел эчендә алар фашистларның "медицина"лаброраторияләрендә-gazenzimmer'ларда-крематорийларда 6-шар миллион кавемдәшен югалткач кына - 1944 җылны Варшауда "акылга" килделәр һәм һитлерчылар әсир иткән бөтен Аурупаның һәр кишәрлеген күзәткән һәм бумба астында тоткан, дәүләтсез ирексез халыкны кыру өчен фабрикаларны күрмәмешкә салышкан амирика-инглизләрне үзләрен дәүләтле итәргә мәҗбүр иттеләр...
Җан өзгәне моның шунда ки - 29 синтәбер көнне татарларга каршы булган мондый ише "Бәллүр Төнне" татарларыбыз татарга каршы үз куллары белән башкарганнар. Билгеле - махсус түгел (у семирых нянек - дитя без глазу), ахмаклык аша. Тик иң менә Дөньяда кешелек күзәтеп барган соңгы 3 мең ел эчендәге тарих битләрендә иң вәхши, иң кабәхәт гамәлләр һәм җинаятьләр - шул ук ахмаклык җимешләредер...


кем: Марат Килде кайдан: Казан
08.10.2008 11:09

Без, менә гел аптырыйбыз - тарихи чыганакларыбыз аз, борынгы шәһәр-калаларыбыз калдыклары җир астына тигез...
Халкыбыз хәтерендә тарихыбызның юк диярлек дәрәҗәдә калуга моннан 100 еллар элек Радлов, Катановлар игътибар иткәннәр иде (моннан мең еллар элек яшәгән Низамилар, Гаттарлар, Ясавиларның биографияләре йөзләгән томнарга сузыла килә - Ә Кол-Галилар? Сәиф Сараилар, Таҗетдин Төркмәниләр, әле 5 йөзешәр ел элек шушы "Зафәрнамә-йе Вилайяте Казан"ны иҗат иткән Шәриф Хаҗитархани тормыш юлларыш кая булса да таба алырбыз мы бүген?). Менә хәзер аңлашыла төшә - килмешәк күршеләребезнең генә вәхшилекләре ятмый монда . Төп сәбәбе моның - үзебезнең заманалар, тарих пожарларында янган үткәнебезне коткару түгел, ә киресенчә эчкәрәк, иң кызганрак утка тибеп этәрүебездә, "Калмасын, бетсен, күз көеге!" диюбездә. Үткәнебездән һаман да үч алуыбыздадыр.
Димәк, кирәкми безгә Тукай, төкердек без аңа, кадалып китсен шигырьләре? Шулай мы килеп чыга?
Бик зур кайгы бит бу!
29 синтәбер көнне булган вәхшәттән дә шактый азрак күләмле мондый ише "вакыйгалар", үзләрен аз булса да ихтирам иткән Дөнья халыкларында хәттә сугышларга сәбәп була ала.
Кайда суд? Кайда ачылган җинаяви эшләр? Кайда паркаратура тикшерүчеләре? Куәти структуралар?
Монда аптраудан пеләш очын кашыйсы түгел аны, Туфан әфәнде вә гайре дәүләт агайларыбыз!
Монда кичектергесез ашыгыч чаралар һәм ирләрчә "поступки"(татарча андый гыйбарә юк)зарур!


кем: Айрат кайдан: Ырынбур
08.10.2008 08:48

Татарстанда мәдәният министры булып гөмере буенча русча гына укыган, урыс рухында гына "тәрбияләнгән" Казанга читтән килгән кеше - Зиля Валиева утырганда татарга кагылышлы бар нәрсә дә җимереләчәк.


кем: Марат кайдан: Килде
06.10.2008 13:35

Без - юк! Без - үлдек, җәмәгать! Бу - 1380 елларда Аксак Тимергә сатылудан, Казанның 456 (һиҗричә 470)ел элек булган егылудан соң - өченче милләтебезнең абруеннан ("судай чиста битебездән" - сүзләп фарсычадан тәрҗемә итсәң) һичкайчан да юылмаслык хурлык! Хет бер намус тамчысы калса икән бу безнең татар канында - Ирек мәйданының уңындагы кырыенда булган бер өчкатлы мәһабәт бинаның иң евро-кәттә бүлмәсендә эчтән бикләнеп, яшеренеп атылырга - менә дигән сәбәп! Әлеге вакыйгадан ары, татар милләте юк икән!
Ни дип алдамасыннар, юлдамасыннар безнең ятим калган башкайларыбызны, аркаларыбыз-салымнарыбызга фәүкылгайять менә дигән итеп, типтереп, җайлы гына кунган түрә-нәчәнтәйләребез (нэчэнник+кәнтәй - Айдар Хәлим гыйбарәсе) яңаны төзәрбез дип. Тогрызып кара аны яңадан Гадел Кутуй урамындагы керпеч заводының кичә төнне янган керпеченнән яңадан Сөембикәне, Казан университеты, Лувр биналарын, Гизаның Мисыр фиргавеннәре мәдфүн булган әхрамнарын... Э-һ, җәмәгать, милли пәйгамбәребезнең ятим күзьяшькәйләре, әкерен газаплы үлеменең канлы төкерекләре белән юылган һәр карыш - һәр тактасы идәнле, Тукаебызның иң гүзәл, иң җанөзгеч шигырьләре язылган «Болгар» нумирларыннан шулай ахмакларча җөда мәңгегә булдык. Һич гафу ителмәслек нәрсә.


кем: Bulat кайдан: Alabuğa
05.10.2008 21:54

Bolğar mösafirxanesi barıber bererqayçan cimerelerge tiyeş ide inde. Eçten ul tatar küneli kebek cimerek, tuzanlı hem çerek ide. Başqalar kilep cir belen tigezlemeseler, üze ük qoyılıp töşer ide. Lekin monda mıni eş?! Alda mesele möximrekter: "Bolğar" numereleri yanadan sul uq milli rux belen torğızılırmı, e anın belen tatar körlenermi, elle elekege urınında yat berer nemerse qalqıp çığarmı?..


кем: Ufadan кайдан: Ufa
03.10.2008 11:55

Qazanda Tatar bar mini? Казанда Татар бар мыни?


кем: Ber tatar кайдан: Qazan
03.10.2008 11:27

Tatar xalqi yz tarixi, yzeneng tamirlarina shundiy monesebetne tyze iken, dimek ul shunga layiqli. Yzebez bitaraf bulmasaq, alay eshlemesler ide...


кем: Әйе кайдан: әйебаштан
03.10.2008 09:13

Ә кем гаепле? - Шәймиев һәм аның яраннары! Балык башыннан чери ул. Урыс халкы тарихына мөнәсәбәтле кечкенә генә йортны да сүтәргә куркалар. Ә татарныкына батырлыклары җитә. Ояты юкларны ничек мәңгә кертәсе соң.?!


кем: мохаммәт кайдан: Мәскәүдән
02.10.2008 23:09

Менә, юкка-барга Казанның мең еллыгын уздырганда "Тарихи Казан" дип урыс йортларын саклап маташканда, чын татар йортларын җимерделәр дә куйганнар икән. Биредә шундый гыйбәрәт кенә алып була: үз милли төсеңне сакла, башка халык ядкәрләре өчен авыз суыңны корытып баш катырма, үзеңнекен югалтырсың? Нәк шулай килеп-тә чыккан. Агай-эне кайчан өйрәнербез икән үз-үзебезне сакларга, якларга? Нәтиҗә яман, вакыт акылга утырырга.

1-10, җәмгысы 10