татарстан

Татарстанга да бәйсезлек сорар вакыт җитте!

Tatarstan -- Fauziya Bayramova, Ittifaq party leader, writer, 13Dec2007

27.08.2008

Җәмәгать эшлеклесе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, язучы Фәүзия Бәйрәмова без бәйсезлеккә күпкә лаек, дип белдерә.

“Дөнья хәзер кайбер халыкларның бәйсезлеген таный башлады. Косовоны таныдылар. Русия Көньяк Осетия белән Абхазияне таныды. Ә Татарстан исә бәйсезлеккә күпкә лаек! Чөнки без моннан 16 ел элек референдум үткәрдек, декларация кабул иттек. Шуңа күрә татар яшьләре бүген дөньяга Татарстанның дәүләт бәйсезлеген таныгыз дип әйтеп мөрәҗәгать итергә тиешләр”. Фәүзия Бәйрәмованың бу сүзләрен бөтен дөньядан Казанга җыелган татар яшьләре көчле алкышлар белән хуплады. Бәйрәмова бу хакта Татар яшьләренең III бөтендөнья форумы ачылган утырышта чыгыш ясап әйтте.
 
 
фикерегезне безнең форумда әйтегез!
исем *
кайдан *
адрес
фикер *
фикереңне язганчы форум кагыйдәләре

1-4, җәмгысы 4
кем: Biz edik кайдан: Tiginden
04.09.2008 00:34

Tatarğa sötli çey bilen urısçadan tercime bolsa da, şatlığı bitmes. Beysizlikke mohtaclağı yoq.


кем: татаристан кайдан: татаристандан
30.08.2008 22:17

Тили ва маданияти булмаган халк азадликга лайик дегил.


кем: әйтмәйм әле кайдан: әйтмәйм әле
29.08.2008 10:58

әкийәт
"Дөнья хәзер кайбер халыкларның бәйсезлеген таный ...Ә Татарстан исә бәйсезлеккә күпкә лаек! " Татарстан ул халык түгел. ("без бәйсезлеккә күпкә лаек" - шулай ук "без" ул Татарстан түгел)

"Cemğıyette başta milli passivlıq, manqortlıq hem xronik ireksezlik kebek küreneşlerni betererge kirekter" дигәннән, "айырым" илдә йәшәү әле ул бер нәрсәне дә үзгәртмәй... ил чикләре ничек булса да кеше хокуклары кала. татарстан "айырым" булса андагы башка милләтләргә зыйан китерергә, көчләп тел өйрәтергә җыйынмайлардыр бит? ә урысча сөйләшә торган "татар"ларны "үзгәртә алырбыз" дип уйлайлармы? монда йәшәгән көйенчә дә хокукларына ийә була алса татарлар, ул гомумән российәдә хокукларның дөресләнүе була.. бер кемгә дә бер телне дә көчләп өйрәтәсе түгелдер бәлки...


кем: Bulat кайдан: Alabuğa
28.08.2008 20:55

Tatarnın azat buluın teleüçe yeşlerne Alabuğa da elege qaderi oçratqanı bulmadı. Qazanda belki bardır alar, belmeyem, lekin azatlıq daulauçı tatar yeşlerenin keçkene gene törkemen dönya qaderi dönyanın işetüe bi-i-ik te şikle. Tatarlarnın XETER öleşe xezer Meskeünen iğlannarın-emerlerin mıştım ğına tınlap utıralar da, mene şulay-şulay bulırğa tiyeş tügel, bolay döres dip, ansız ğına eşleülerin beleler. Cemğıyette başta milli passivlıq, manqortlıq hem xronik ireksezlik kebek küreneşlerni betererge kirekter, Feüziye xanım.
Yeşler eli Tuqay, Emirxan hem İsxaqıy qaderi bulsa da uylanırğa seletli tügel xezer.

1-4, җәмгысы 4