башкортстан

Олимпиадага Башкортстаннан 8 кеше барачак

16.07.2008

Өч атнадан Пекинда башланачак олимпиадага Башкортстаннан 8 спортчы барачак.

Аларның берсе дә татар-башкорт милләтеннән түгел. Тагын љч кешенең язмышы 17нче июль Казанда башланачак җиңел атлетика ярышларында хәл ителәчәк. Алар арасында милләттәшләребез дә бар. Паролимпияга исә 17 Башкортстан спортчысы катнашачак.