татарстан

Татарстанда югары уку йортына керү җиңелме?

Казан дәүләт университеты

09.07.2008

Җәй җитү белән мәктәпне тәмамлаган балаларның бигрәк тә аларның ата-аналарының барлык уй-фикерләре югары белем алуга юнәлгән.

Татарстанда ничә югары уку йорты бар?
 
Рәсми мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә Татарстанда 24 дәүләт һәм муниципаль, 14 дәүләтнеке булмаган югары уку йорты бар. Аларның әле 30га якын филиаллары эшләп килә. Мондыйлар рәтендә Казан дәүләт университеты, Казан дәүләт технология университеты, Казан дәүләт техник университетны, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын, Казан дәүләт медицина университетын атап китергә була. Моннан тыш республикада 30лап Татарстаннан читтә урнашкан югары уку йортларның филиаллары бар.
 
Югары уку йортларында уйдырма конкурс
 
Акчасыз дәрәҗәле югары уку йортлары янына якын да килмәскә кирәклеге, биредә конкурсның котычкыч зур булуы бу һәркемгә билгеле вәзгыять. Моны югарыда утырган түрәләр дә аңлый һәм соңа калып булса да бү күренеш белән көрәшергә тырыша.
 
Ата-аналар уку йортларында конкурс зур, ничек керәсе инде, дип борчылсалар, рәсми мәгълүматлар башка нәрсә сөйли. Аларга ышансаң хәл күпкә яхшырак. Быел Татарстан югары уку йортлары 41 меңгә якын студент кабул итергә әзер. Яртысы бюджет, калганнары түләү нигезендә. Республика мәктәпләрен исә быел якынча 30 мең бала тәмамлаган. Әмма моңа да карамастан уку йортларында әле дә конкурс зур дигән уйдырма чыгарыла. Аның кайдан барлыкка килүен министр Наил Вәлиев “Азатлык”ка болай аңлатты.
 
“Хәзер һәрбер бала, үзенең документларын 5-10 җиргә бирергә мөмкин. Мәскәүгә дә, Петербурга да, Казанда да берничә уку йортына копияләрен бирә дә, шуның белән керүчеләрнең саны арта. Уку йортларында да әле ул документны, факультетның дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, бөтен белгечлеккә дә язып куялар. Бу конкурс белән абитуриентларны куркыталар гына. Чынлыкта исә мондый хәл юк уку йортларында”, ди Наил Вәлиев .
 
Казан дәүләт технология университеты алдынгылардан
 
Рәсми мәгълүматларга караганда бүгенге көнгә югары уку йортларга керү бәйгесе мондый хәлдә:
 
- Казан дәүләт университеты - 7 мең кеше гариза биргән, бәйге бер урынга 5 кеше;
- Казан дәүләт техник университеты - 6 мең гариза бирелгән, бәйге бер урынга 3 кеше;
- Казан дәүләт технология университеты - 18 мең гариза бирелгән, бәйге бер урынга 12 кеше;
- Һуманитар педагогия университеты - 3 мең гариза бирелгән, бәйге бер урынга 3 кеше;
- Медицина университеты - 800гә якын гариза бирелгән, бәйге бер урынга 2 кеше.
 
Сезнең ничек уйлыйсыз, Татарстанда югары уку йортына керергә җиңелме?
 
 
 
фикерегезне безнең форумда әйтегез!
исем *
кайдан *
адрес
фикер *
фикереңне язганчы форум кагыйдәләре

1-3, җәмгысы 3
кем: Радик кайдан: Казан
12.07.2008 16:03

Буген белдем. Таныш бала укырга кера, ЕГЭ беланме дим - юк. "Бюджет"ка 100 000 сум взятка белан. Алай арзанрак: биш елга бер гена тулисе. Беласе иде: - Казан дәүләт университеты (юрфак, журфак, татфак(арзанлы), востфак, биофак), Казан дәүләт техник университеты (юрфак, радиоинженерия), Казан дәүләт технология университеты (нефтяниклар), Һуманитар педагогия университеты (инфак), - Медицина университеты (бар факультетлар) приемный комиссияларе, деканнары, ректорлары укырга кертер очен купме ала икан? Кайсысында 100 000, кайсысында 300 000, кайсысында 50 000?


кем: ramazan кайдан: Torkie
11.07.2008 07:19

E sez nichek uilisiz? Kubrek meglumat biregez!


кем: Bulat кайдан: Alabuğa
10.07.2008 15:56

Cinelme, cinel tügelme, ansı qaya kereçegene beyle. Yomşaq kenefide utırıp eşlerlek hönerge öyrenü herwaqıt awır ide her zamanda da. Tormışnın küylenip citmewi arqasında yuğarı uqu yortları xezer şıplap tulı. Bolay barsa, kileçekte şörep te borırlıq keşeler qalmayaçaq.

1-3, җәмгысы 3