Рүзил Мөхетдинов Bulmas.ru атлы шоу-бизнеска якын сәхифә тота - Рүзил, син Салават урынында булсаң, сайтны сүгенүдән чистартып торып саклар идеңме?
- Әйтә алмыйм. Кайберәүләргә акча кирәк. Кайберләренең акчасы шактый, даны кирәк. Тик берәүгә дә баш авырткычлар кирәкми.
- Salavat.wallst.ru ны яптыру, соңыннан Salavat.info га сүгенү тутыру кемгә кирәк иде? Salavat.info сайтын ясаган программачыларны, бүгенге Tatshop.ru кибетен ясаган Adam Bazaroff һәм Zloy ны җырчы рәнҗетмәдеме? Аларга хезмәтенә тиешенче түләгән идеме?
- Ул егетләрне беләм мин. Алар сайтны үстерү өчен бик нык тырышты. Ә Салаватка исә аның турында ни язсалар да, зыян була алмый инде.
Татнет зираты киңәя
- Рүзил, башка үлгән сайтлар бармы?
- Менә минем Xat.ru порталы үлде. Үзем дә белеп тордым аның сатылганын. Вакытында түли алмыйча калган идем. Икенче көнне үк аны Эдуард Усманов сатып алды. Ул аны аукционда сатты. Бер мең доллар чамасына. Ә хәзер инде ул бер машина бәясе тора дип саныйм. Доменнар бәясе артты бит.
Рүзил бу Xat.ru порталын татар телендә эшли торган почта итеп ачкан иде. Тик үзвакытында ул аны саклап кала алмады. Xat.ru шулай иттереп башкалар кулында һәм буш тора.
Рүзил Мөхетдинов шулай ук Tatforum.ru кебек кайчандыр билгеле булган аралашу сәхифәсе үлүен дә әйтте. “Анысын да кемдер сатып алды. Хәзер инде ул буш тора, беркемгә дә кирәксез”, ди Рүзил Мөхетдинов.
Уңайлы моменты көтеп торып татар сайтларын сатып алып һәм аны эшләтмәүчеләрне, Рүзил Мөхетдинов “спекулянт” яки “комсыз шәхесләр” дип тә атарга була, дип саный.
Реанимациядә
“Татнет зиратына” ачылып соңыннан каралмыйча яки яңартылмыйча торучы йөзләрчә сайтны да кертергә булыр идеме? Алар аеруча Narod.ru системасында күп. Кайберләреннең парольләре югалган да, шул килеш ташланган. Админнары кереп аларны теләсә дә үзгәртә алмый. Әмма аларны үле дә дип булмый. Кайберләренә спамерлар яки яңа кулланучылар кунак бүлмәләренә язып тора. Яки сайт һаман да эленеп тора, тик яңармый. Аның каравы алардагы белем яки мәгълүматны күчереп алып торалар. Димәк, барыбер яшиләр!
Хәяттә
Казанда сәхнәне Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов һәм Габделфәт Сафин белән бүлешә, диләр. Тик Интернетта Сафинның рәсми сайты күренмәде. Фан-сәхифәсен дә таба алмадык. Аны каравы Айдар Галимовның сайты һаман да эшли. Дөрес урысча, тик эшли. Aidar.ru cәхифәсенә фанатлары даими язып тора. Сәхифә июнь-июль концертлары графигын биргән. Тик ул инде туктап калган. Баксаң көндәше Салават Казанда яңа сезон ачканда, Айдар да яңа программа эшли башлый икән. Элеккеге программа исә Казанда, тик шәһәр үзәгендә түгел, ә читендә - Юдин бистәсендә узган атнада тәмамланган.
Матбугат Салаватны иң кассалы җырчы дип саный. Моны раслап ул дистәләрчә көн Казанда тамашалар ясый. Башкалар алай ясый алмый. Ә Рүзил Мөхетдинов исә Айдар Галимовның фаннары артуын күрә. "Мәскәүдә хәзер күпләр Салаваттан бизде. Алар Айдар Галимовка өстенлек бирә. Ә анда берничә генә татар җырчысын яхшы беләләр: Салават, Айдар, Хәния, "Изге ай" гына инде", ди ул.
200 % Aidar.ru
Җомга көнне Эльза исемле бер кыз Айдар Галимов сайтына: “Сез кайда булсагыз да, бар җирдә дә 100 % тырышып чыгыш ясыйсыз. Зур шәһәрдә булса да, кечкенә авыл клубында булса да. Мин сезне карар өчен махсус Казаннан Юдинга килдем. Сезне өч тапкыр карадым. Казанда, Актанышта, Юдинда. Һәрвакытта беренче тапкыр кебек. Халкыбызга “моң” дигән төшенчәне аңлатканыгыз, иңдергәнегез өчен зур рәхмәт!”, дип язып калдырган ул. Кунак бүлмәсе гел мактаудан гына тормый. Анда да талашып торалар. Тик шулай да ул ачык тора. Админ исә Эльзага: “Айдар 100 % ка тырыша. Кайвакытта тамашадан соң сөйләшергә дә көче булмый, чөнки күңелен, җанын чын-чынлап ачып салган, бушаткан була”, дип җавап биргән.
"Янарга - азаккача!"
Шулай итеп, Айдар Галимов популяр җырларының берсендәге кебек яши, ахрысы. Сайтын ачкач, аны азаккача эшләтә. Сәхнәне Салават, Айдар яки Габделфәт белән ничек бүлешәдер, тыңлаучының зәвык эше. Тик веб-сәхнәдә Айдар алар “борынына чирткән”. Татнет зираты зурая бара, туучылар да бар, яңадан сәламәтләнүчеләр дә булыр. Ул дәртле һәм өметле. Ә бәлки йөремсәк типтәрләрнең, уфа татарларының гадәте буенча гына баш бирмәс, исәр, тынгысыз рухтадыр?
“Бу бит минем язмышым, күрергә ашыгам!”
* “Бердәмлек” беренчеләрдән булып татарча һәм латинда эшләгән “Татар дөньясы» атлы сайт ачкан иде. Тик ул да “Татар-информ”да хуҗалар яңарган арада юкка чыкты.