Әстерхан өлкәсе губернаторы Александр Жилкин (уртада) Татарстан бүләкләренә рәхмәтләрен белдерә
Бәйрәмне рәсми төстә ачып җибәрү өчен стадион уртасына Әстерхан өлкәсе башлыгы Александр Жилкин һәм Татарстан ягыннан вице-премьер Зилә Вәлиева чыкты. Алар белән бергә, Әстерхан татарлары мөхтәрияте рәисе һәм җирле депутат Әнвәр Алмаев, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров, Дума депутаты һәм Русия милли мөхтәрияте рәисе Ильдар Гыйлметдинов һәм башкалар да булды. Губернатор Александр Жилкин Татарстанны тугандаш республика дип атады һәм башкалының 450 еллыгы алдыннан федераль Сабантуйны Әстерханда үткәрү өчен рәхмәтләрен белдерде. Милли товарлар яхшы сатылды
Бәйрәм тамашасы үзәк стадионында һәм аның кырындагы берничә мәйданда үткәрелде. Бәйрәмдә сәүдә рәтләре мулдан иде, татар китаплары һәм дисклары яхшы сатылды, дунгыз һәм бәрән итләрен кыздырып бирүчеләр күп булды, тәм-томнардан пәрәмәчләр, сумсалар, зур өчпочмаклар тәкъдим ителде.