хәреф зурлыгын көйлә
| бастыр:
15.05.2008
Назарбаевның элекке кияве АКШ мәхкамәсендә аңа каршы сөйлиячәк
Казахстан президенты Нурсолтан Назарбаевның элекке кияве Рахат Алиев бер АКШ кәсепчесе отышлы нефть килешүләре өчен Назарбаевка ришвәт биргән дигән гаепләүләрне тикшерүче АКШ мәхкамәсендә чыгыш ясыячагын белдерде.
Алиев хәзер Австриядә сыенган. Әмма быел Казахстанда ул үзе югында 2 мәртәбә хөкем ителде.
Ул канунсыз финанс эшчәнлеге алып баруда һәм фетнә әзерләүдә гаепләнде.
Ул Назарбаев Алиев исемен пычратырга тырыша дип белдерде.
Азатлык Радиосы © 2009 RFE/RL, Inc. | Бар хокуклар сакланган