хәреф зурлыгын көйлә   |  бастыр:

13.05.2008

Психик авыруларга ау тәмам

 мөнир вафин

Уфада узган шимбә бер төркем психик авырулар качкан иде.

Алар гади генә авырулар түгел, моңа кадәр җинаять өчен хөкем ителгән, хастаханәгә мәхкәмә-психиатрия экспертизасы үткәрү өчен салынган булганнар. Аларның берсе кикбокс белән шөгыльләнгән булган. Ул сак хезмәтен зарарсызландырган һәм өстәл белән тәрәзәне ватып чыгып шылганнар. Ләкин озак та үтми икесен, аннан тагы икесен тоттылар. Инде соңгысының да тотылуын хәбәр итәләр.

Азатлык Радиосы © 2009 RFE/RL, Inc. | Бар хокуклар сакланган