“Элек “Шәрык” - иң зыялы урын иде. Хәзер аның кабыгы гына калды. Элек ул ТИҮ белән иде, хәзер конгресс белән”.
Шулай да Исмаил “артык борчылмый”, “башка формада эшли башладык бит инде”, ди. “Шәрык” активистлары “Үзебез” хәрәкәтен тудырды, башка оешмаларга да очкын бирде, дип исәпли Исмаил.
Әйтик, татар дискотекаларының иң даимиләре “Күңел” яки “Туган авылым”ны "Шәрык” активисты Зөлфәт Зиннуров башлаган иде. Татарча Интернетта да алар күп. Казандагы "Bulmas.ru" ны "Шәрык"ка килеп хромка гармун тартып йөрүче Рүзил Мөхетдинов тота. Яки татар блогчылары Азат Сәйфетдинов, Шамил Бикташ кебекләр дә элек "Шәрык"кә йөргән. "Шәрык"ның бүгенге веб-сәхифәсе хуҗасы Илдар Хөсәенов та билгеле татнетчы. Беренче татнет җыелышлары үзләре дә шунда узган. Мәскәүдәге татнетчылар Айнур Сибгатуллин, "Ходок", Илсур Гыйлфанов, Тимур Сөләйманов кебекләр дә Казанга "Шәрык"ка махсус очрашуларга килеп йөргән. - Элек.
Америкадагы Диләрә Хафизова танышлары белән "Tatar-usa.org" сәхифәсен оештырган. Исмаил исә башка мәдәни чараларны, башлангычларны да атый. Аңа аеруча "Гәп сүзлеге", "Корыган ботак", "Үзәк party", "Меаt-Hous"та җанлы музыка", татарча "кәндил", "Мин татарча сөйләшәм", татар "альтернатив" музыкасы проектлары ошый. "Шәрык"ның җуҗасы бер чиновник булса, ул эшләренә хисап тотып бетерә алмас иде. Кергән-чыккан, килгән-киткән кешене элек санап торучы булмаган. "Шәрык" хисап өчен эшләмәде", - ди Исмаил.
Соңгы ун елда “Шәрык”та актив катнашып йөргәннәр клуб идеясын һәм милләткә хезмәт итүне һәрвакытта дәвам итә, ди. Алар күбесе бүген ижади кешеләр яки галимнәр, дин әһелләре. "Күпме кызыклы шәхесләр клубта күз алдыннан үтте бит", - дип соклана Исмаил.
Исмаил фикерен 2007 елда клубны торгызу эшен башлаган Алия Сабирова да куәтли: “Шәрык" бүген башка проектларга башлангыч бирде”. Шул ук вакытта Алия, кайбер өметсезлеккә дә бирелгән. “Без клубны кабаттан торгызырга теләдек. Тик ул теләгәнчә чын фикер клубына әверелә алмады.”
Алия Сабирова шулай ук "Шәрык"та гаилә яки балалар клубын ясарга теләгән. Хәзер ул алар турында ни уйларга да белми. Шулай ук соңгы елда клуб икегә бүленгән иде дип тә әйтә.
Бу фикерләр - үзен “Шәрык”ның ветераннары дип атаучыларныкы. Алар яңа тәртипләргә дә, рәис сайлауга да каршы. “Бу безнең ирекне кыса, клубтагы данлыклы рухны сындыра”, - диләр.
“Безгә монда ошый”
Ә сайланган Мансур Кашапов исә: “Элек клуб эшендә ниндидер система, тәртип җитми иде”, - ди. Ул эшне киңрәк җәелдерергә тели.
Клубка яңа йөрүчеләр, 19-22 яшьлекләр арасында да: “Безгә монда ошый. Бу бердәнбер аралаша торган җир”, - дип әйтүчеләр күпчелек булды. Алар арасында педагог булмаган студентлар да бар иде.
Педагогик университет студенты Нияз Сабирҗанов “Шәрык” бүленгән дип санамый. Ул пәнҗешәмбе көнне дә, шимбә көнне дә чараларда катнаша. Вакыты гына җитсен. “Моннан соң тагын да яхшырак эшләячәкбез” - аның фикере шундый.
“Бу театр булды”
Нияз кебек үк Наил Нәбиуллин да клубны бүлми, һәр чарада катнашырга тырышам, ди. Наил сәяси яктан да актив кеше. Шулай да пәнҗешәмбене өстенрәк күрә.
"Бер ара шимбә көнне чаралар узмый торды. Без яңа елда да, каникулда да эшне туктатмадык. Сәүбән абый белән Нардуганны да, Рамазанны да, Корбанны да, Бәйсезлек көне һәм Хәтер көннәрен дә онытмадык. Теге бинаны ремонтка ябабыз дигәч, актив эшләүче клубны музейлар, башка мәдәни үзәкләр үзенә чакырды. Атнакич конгресс бинасына вакытлыча күчкәч, шимбә кичәләре дә торгызылды. Үзара тәҗрибә уртаклашып, ярышып эшләдек", - ди Наил.
Яңа рәисне сайлауда асылда педагогика университеты студентлары катнашты. Ә Наил Казан техник университетында укый. Ул Сәүбән Закиров өчен тавыш бирде.
“Бу (тавыш бирү) театр булды. Педагогика институты студентлары килде дә, абыйлары өчен тавыш бирде. Конгресс һәм Мансур административ ресурсларны кулланды.”, - ди Наил Нәбиуллин.
Бу фикере “Шәрык” клубы фанаты Наилгә "кыйммәткә төшә" язды. “Шәрык” клубындагы яңа тәртип нигезендә оештырылган Шурага аны кертергә теләмәүчеләр күп булып чыкты. “Турысын әйткән – туганына ярамый”, - ди Наил. Шулай да Наил Нәбиуллин “Шәрык” клубы шурасында эшләргә ният итә. “Опозициядә булырмын”, ди. Шурага икенче лидер Сәүбән Закир да кертелде.
Мансур Кашапов, барысы да яхшы булачак ди
Инженер-студент фикерен татар телен өйрәнүче педагог-студентлар якламады. Алар хәбәрчегә Мансур Кашаповны яхшы җитәкче, остаз, дус дип мактады. Бу студентлар “Шәрык” клубына зур өмет баглый. Аларга югары математика мәктәбен бетергән, аннары Казан дәүләт университетында гарәп һәм татар теле белгечлегенә укыган галим Илшат Гыймадиев кына каршы чыгып утырды: “Әйдә Мансурны конгресс рәисе дә итик, Татарстан яки Русия президенты итеп тә сайлыйк”, - дип шаярту катыш үпкә белдерде. Мансур "чиновник" дип атаучылар да булды. Ә конгресс рәисе Ринат Закиров, яшьләр кемне сайлаган, шулар белән эшлибез ди. "Алар иреген кысу нияте юк".
Илшат Гыймадиев һәм Наил Нәбиуллинга каршы як, безне бирегә Мансур Кашапов китермәде, үзебез килдек дип торды. Алар Кашапов белән Болгар кебек тарихи урыннарга сәяхәт иткәннәр. "Шәрык" клубы янында чын спорт җанатарлары төркемен дә оештырганнар.
Фикер алышу кызу булды. Сүз арасында конгрессның бер хезмәткәре “халык - сарык бит ул” дип тә ычкындырды. Тик Конгресс канаты астындагы “Шәрык”ка рәис итеп расланган Мансур Кашапов киресенчә уйлый. Ул халык фикерен хөрмәт итәргә, аны өйрәнергә һәм алар теләгәнне оештырырга кирәк, ди. “Барысы да искечә кала һәм яхшырачак. Чаралар саны артачак”, - дип ышандыра Кашапов.
Программалары яңартыла
Ә бу кичә кечкенә генә “скандал”дан башланган иде. Пәнҗешәмбе көне программасы буенча “Милли мода” дигән кичә булган. Тик чыгыш ясарга дип килгән милли кием остасы Флера Кальмурзинаны конгресстан “куып җибәргәннәр”. - “Сайлау була” дип. Инде хәзер башка кичәләрне оештыручылар "борчылып" тора, aлaрны дa тыймаслармы дип. Кайберләре Шура белән килешергә өмет итә. Сәүбән Закиров, планга кергән чараларны ясарга тырышачакмын ди. "Хәрәкәт бар, Мансур ничек булса да кайберләр кебек акыл сатучы түгел, эшләүче ул", - ди Сәүбән Закиров.
Шулай да кыш айларында "сүлпән" эшләп торган шимбә кичәләренең әлегә рәсми рәвештә туктатылуын әйтелә. "Пәнҗешәмбе генә кала". Гамәлдә булган пәнҗешәмбе кичәләре урынына да Мансур Кашапов һәм шура белән бергә раслаган чаралар узар дип көтелә.
“Шәрык” ТИҮ язмышын кабатламасмы?
“Шәрык” туксанынчы елларда актив эшләгән Татар иҗтимагый үзәге язмышын кабатламасмы? Конгресска күчкәч, ул рәсми танылучы ТИҮ кебек “аз эшләүче” булып калмасмы дип кайбер шәрыкчылар борчыла. Элекке активистлар Конгресска якынайган “Шәрык”тан китеп, яңадан эш башламасмы?
Милли иҗтимагый башлангычлар өчен дәүләт даирәсе белән берләшү - көч арттырумы, әллә юкка чыгумы? "Шәрык" клубы киләчәге турында Сез ни уйлыйсыз?