"Язмыш шуклыгы. Дәвам" фильмыннан бер күренеш
28.12.2007
Элекке Советлар берлегендә дистә еллар буе һәр Яңа ел алдыннан кабатлана торган бер гадәт бар иде. 31 декабрь көнне миллионлаган кеше телевизор алдына утырып "Ирония судьбы" ("Язмыш шуклыгы") дигән фильм карый иде. 1975 елда төшерелгән, совет тормышының бертөрлелеген оста тәнкыйтьләгән бу фильм күпләр өчен Яңа ел каршылауның бер өлеше иде. Режиссер Тимур Бекмамбетов быел шул фильмның дәвамын ясаган.
дәвам