киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


яңалыклар

Гыйльметдинов: Мысырда тоткарланган студентлар арасында татарлар юк

30.05.2009

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Алберт Гыйльметдинов Мысырда тоткарланган студентлар арасында Татарстан вәкилләре булуын расламады.

Мысырда кулга алулар чынлап та булган, ләкин алар арасында безнең студентлар булу турында мәгълүмат юк, диде ул.

Министр сүзләренчә, хәзерге вакытта Мысырда 43 Татарстан студент бар, шуларның алтысы анда узган ел киткән.

Җомга көнне Русиянең мәгълүмат чаралары Мысырда 200-ләп БДБ ватандашы тоткарлануы һәм алар арасында дүрт Татарстан кешесе булуы турында хәбәр иткән иде.

Аларның күпчелеге дини уку йортларында белем алучы студентлар диелә. Тоткарлауларның сәбәбе җәмәгатчелеккә әйтелми.