киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


яңалыклар

Бәйрәмова татар зиратын яклап прокуратурага гариза язган

28.05.2009

Милли Мәҗлескә бәйле җинаять эшендә шикләнелүче буларак каралган, рөхсәтсез Чаллыдан чыгу тыелган Милли Мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова атнакич прокуратура рөхсәте белән Алабугада булды.

Анда ул вәхшиләрчә мәсхәрәләнгән татар зиратын төзекләндерүчеләр белән очрашкан, татар иҗтимагый үзәгендә булган һәм мөселман зиратын мәсхәрәләүчеләрне җавапка тартуны сорап Алабуга прокуратурасына гаризасын тапшырган.

Бәйрәмова үз гаризасында Алабугадагы урыс зиратының, аның ягындагы алман һәм япон каберлекләренең дәүләт тарафыннан саклануына, ә иске татар зиратының ташландык хәлдә калуына, анда милициянең дә, күзәтү камераларының да булмавына игътибар юнәлтеп бу мәсьәләне дә хәл итүне сорый.