Мәскәүнең бер урамына Солженицын исеме биреләчәк

06.08.2008


Мәскәү – Русия президенты Дмитрий Медведев Александр Солженицын исемен мәңгеләштерү турында карар имзалады.

Мәскәүнең бер урамына Солженицын исеме биреләчәк. Югары уку йортларында Солженицын исемендә стипендияләр булдырылачак.

Танылган урыс язучысы бүген Мәскәүнең Донской зиратында җирләнде.