Япониядә җир тетрәүдә иң аз дигәндә 6 кеше үлгән

14.06.2008

Бүген Япониянең төньягында җир тетрәүдә иң аз дигәндә 6 кеше үлгән. Меңләгән йорт утсыз калган.

Рәсмиләр хәбәр итүенчә, 150 кеше төрле җәрәхәтләр алган, йөздән артыгы җирле термаль шифаханәдә ябылып калган.
Шулай ук рәсмиләр атом электр станциясеннән аз гына радиоактив су акканын белдерәләр, ләкин бу тирә-юньгә зыян салмаячак, ди алар.

Җирнең тетрәвен хәтта 400 чакрым ераклыкта урнашкан Япония башкаласы Токиода да сизгәннәр.