Евро 2008 бәйгесе башланды. Чехия - Швейцария 1:0 Португалия - Төркиә 2:0

07.06.2008


Базел -- Шимбә көнне Австрия һәм Швейцария шәһәрләрендә Европаның футбол беренчелеге башланды. Беренче уенда Чехия 1:0  исәбе белән Швейцарияне җиңде.

Икенче уенда Португалия 2:0  исәбе белән Төркиәне җиңде.

Европа беренчелегендә 16 ил катнаша. Чемпион 29 июньдә билгеле булачак.