Казакъ президенты башкаланы үз исеме белән атауга каршы
06.06.2008
Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев Астана шәһәренә үзе исән чакта үз исемен бирүгә каршы чыкты. Парламент вәкиле Сат Токпакбаев сүзләренә караганда, депутатларның 70% башкалага Нурсолтан исемен кушуны яклый.
Бу карарны "киләчәк буын" кабул итсен, диде Назарбаев.