Русия-Кытай нефть үткәргече турында килешү әзер

22.05.2008

Президент Дмитрий Медведев сүзләренә караганда, Мәскәү һәм Пекин Русия белән Кытай арасында нефть үткәргече төзү турында килешүгә әзер.  Кытайга сәфәре алдыннан Медведев сишәмбе көнне Мәскәүдә Кытай журналистлары белән очрашты. 

Бүген Медведев президент вазифасында беренче тапкыр Казакъстанга килде. Иртәгә ул сәфәрен Кытайга дәвам итә.