АКШ үзәк банкы кредит процентын 0,75%ка киметте
18.03.2008
Вашингтон -- АКШ үзәк банкы (ФРС) төп кредит процентын 0,75%ка киметте. Хәзер ул 2,25% тәшкил итә. Бу соңгы өч елда иң түбән күрсәткеч.
Әлеге чара илнең икътисадын төшенкелектән алып калу максаты белән күрелде.