НАТО Украина һәм Грузиягә ишекләрне ачу мәсьәләсен карый
13.03.2008
НАТО генераль секретаре Яап де Һуп Схеффер НАТОның тиздән Романия башкаласында үтәчәк саммитында Украина белән Грузиягә ишекләрнең ачык булуы ачык белдерелергә тиеш диде.
Польшага сәфәр белән килгән де Һуп Схеффер бу ике илгә әгъзалык гамәле планы нигезендә киңәйтелгән хезмәттәшлек тәкъдим итү турында әле карар ителмәде диде.
Де Һуп Схеффер НАТО әгъзалары арасында бу турыда сөйләшүләрнең дәвам итүен әйтте.
Ул шулай ук бернинди өченче ил дә бу турыда карарга вето сала алмыячак диде.