киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


мультимедиа

Меңнәрчә казанлы чаңгыга басты

Меңнәрчә казанлы чаңгыга басты

12.02.2012

Казанда 20 градус суык булуга карамастан 12 февральдә "Лыжня России" ярышында меңнәрчә кеше катнашты. 2013 метрга VIP-узышта быел да Татарстанның юл хәрәкәте иминлеге идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов җиңде.

артка 
февраль 2012
10 февраль 2012

видео Казан урыслары татар телен өйрәнә башлады

10 февраль көнне Казан федераль университетында түләүсез татар теле курсларының беренче дәресләре башланып китте.

видео Кукмара хатын-кызлары президент килүгә койма юа

Кукмара хатын-кызлары Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов килер алдыннан 30 дәрәҗә салкында урам коймасын юа. [kykmor.ru видеосы]

09 февраль 2012

видео Балалар бакчасы тел өйрәнү өчен яңа програм көтә

Татарстан мәгариф министрлыгы быелның февраль аеннан башлап балалар бакчасында дәүләт телләрен өйрәнүгә яңа тәртип кертә. Аның нигезендә 7 яшенә җиткәндә татар баласы ким дигәндә 65 урыс сүзе, ә урыс баласы 65 татар сүзен белергә тиеш. Казанның 316нчы балалар бакчасында бу програмны түземсезлек белән көтәләр, чөнки аның нигезендә балаларны мультимедиа аша телгә өйрәтү каралган. “Азатлык” хәбәрчесе Гадел Галәметдин бу балалар бакчасында булып кайтты.

08 февраль 2012

видео Путинны яклап митингка чыгучыларны алдаганнар

4 февральдә Мәскәүдә Владимир Путинны яклап митингка чыгучыларның кайберләре үзләренә акча вәгъдә ителеп тә бирелмәгәнлеген әйтә.

07 февраль 2012

фотогалерея Рөстәм Миңнеханов суыкта киез итек киеп йөри

Әле Татарстан премьер-министры булган чагында ук кайбер рәсми җыелышларга галстуксыз, уңайлы свитер белән йөргән Рөстәм Миңнеханов бу салкын көннәрдә Универсиада төзелешләрен карарга киез итек киеп килде. Twitterда ул аларның Кукмара итекләре булуын язды.

06 февраль 2012

видео Казанда милли кул эшләренә өйрәтүче лицей

Казандагы халык сәнгате һөнәрләре лицеена игътибар арта. Бер яктан укырга керергә теләүчеләр күп булса, икенче яктан Универсиада кунакларына милли сувенирлар, кулдан эшләнгән бүләкләр кирәк.

фотогалерея Европа һәм Азия дә күп кардан һәм суыктан интегә

Салкын кыш һәм күп кар явудан Русия генә түгел, Көнчыгыш һәм Үзәк Европа да, Үзәк һәм Көньяк Азия дә интегә. Польшада туңып һәм өшеп үлүчеләр саны 62-гә җитте. Украинада 131 кеше үлгән. Рәсмиләр әйтүенчә, Чехиядә салкын һава 18 кешенең үлеменә сәбәп булган. Һава температурасы -30 дәрәҗәдән түбән төшкән Литвада 17 кеше үлгән. Босния һәм Сербиядә күп кар явып тарнспорт хәрәкәтен туктатты.

05 февраль 2012

фотогалерея “Гадел сайлаулар өчен”, Казан, 4 февраль 2012

4 февраль шимбә көнне Казанда -20 градус салкын булуга карамастан, “Гадел сайлаулар өчен” дигән шигарь астында узган урам җыенына 800гә якын кеше җыелды.

04 февраль 2012

фотогалерея 4 февраль. Мәскәү йөреше

4 февраль көнне Мәскәүдә һәм Русиянең башка шәһәрләрендә "Гадел сайлаулар өчен" дигән гомум исем белән урам җыеннары үтә.

видео 4 февраль. Мәскәү йөреше

4 февраль көнне Мәскәүдә һәм Русиянең башка шәһәрләрендә "Гадел сайлаулар өчен" дигән гомум исем белән урам җыеннары үтә. Мәскәүдәге йөрештә меңнәрчә кеше катнашты.

03 февраль 2012

видео Десантчылар Путинга каршы

Путинга каршы җыр чыгарган десантчылар төркеме 4 февраль каршылык чарасына әзерләнә. Безнең хәбәрчебез аларның репетициясендә булып кайтты.

02 февраль 2012

видео Мисыр стадионында үтереш

Мисырның Порт-Сәет шәһәрендә футбол җанатарлары оештырган чуалышлар нәтиҗәсендә 74 кеше һәлак булды. Хакимиятләр өч көнлек матәм игълан итте. AP видеосы

артка 
февраль 2012
текст зурлыгы - +

календарь

шәлкемне сайла :
My Yahoo Google

соңгы аудиолар

киләсе тапшыру

22:00 - 23:00 якшәмбе тапшыруы (кабатлау)